Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Үзгәреш коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләренә дә кагыла

2024 елның 1 июленнән башланачак торак-коммуналь хуҗалыгы тарифларын индексацияләүнең (соңгы ел ярымда) беренчесенә коммуналь хезмәтләрнең барлык төрләре дә эләгә. Әмма кайсы хезмәтләрнең кыйммәтләнәчәген һәр төбәк үзе хәл итә, шул ук вакытта гражданнарның кайбер категорияләре өчен ташламалар да саклана. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Халык фронты. Аналитика» эксперты Павел Склянчукка сылтама белән хәбәр итә.

2023 елның ноябрендә Хөкүмәт 2024 елга Россия субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең уртача күләмендәге үзгәрешләр индексын, шулай ук аерым муниципаль берәмлекләр буенча 2028 елга кадәрге чорга күрсәтелгән индекслар күләменнән рөхсәт ителгән тайпылышларны раслады.

Коммуналь хезмәтләргә тарифларның планлы индексациясе 2024 елның 1 июлендә узачак, әмма ул бу чордагы инфляциядән артып китмәячәк. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2023 елда Россиядә инфляция дәрәҗәсе 7,42 процент тәшкил итте. Быелның 24 июненә исә ул 8,61 процентка җитте, диелә Икътисади үсеш министрлыгы күзәтүендә. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар соңгы тапкыр 2022 елның декабрендә күтәрелде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев