Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

1 июльдән 10 000 сум биреләчәк

Акча алу шартлары

Шушы көннәрдә кайбер кешеләрнең яңа түләүләр алачагы мәгълүм булды. Пособие берничә төрле булачак.

Берсе балалы гаиләләргә һәм йөклелекнең иртәнге срогында учетка баскан хатын-кызларга кагыла. Дәүләт хезмәтләре порталына шулай ук мәктәп яшендәге балаларга түләү алу (бер балага бер тапкыр бирелә) турында гариза тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта аз керемле гаиләләрдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10ар мең сум алырга була.

Моннан тыш аз керемле йөкле хатын-кызларга эшләүчеләрнең яшәү минимумының 50 проценты күләмендә акча бирелә. Беренче һәм икенче бала туганда, бер тапкыр түләү 504 693 сум һәм 666 933 сум тәшкил итә.

Гадәттә мондый түләүләр картага эш көннәрендә 3нче числода килә. Әмма быел 3 июль якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә пособиеләр алданрак – 1 июльдә җибәреләчәк.

Ә инде узган елның августында 18-23 яшьтәге физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм 6-18 яшьлек балалы гаиләләргә, керемнәренә бәйсез рәвештә, 10ар мең сум бирелде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев