Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

1 ноябрьдән пенсияләр арта

Кайберәүләргә хәтта икеләтә

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева 1 ноябрьдә кайбер категориягә керүче гражданнарның пенсияләрен арттырулары турында сөйләде.

Шулай итеп, октябрь аенда үзенең 80 яшьлеген бәйрәм итүчеләр өчен картлык буенча пенсиянең иминият өлеше күләме 12 088,96 сум тәшкил итәчәк.

Белгеч сүзләренчә, эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнми, әмма алар июльдә эштән киткән булсалар, 3 ай узгач (ягъни ноябрьдә) картлык буенча иминият түләүләре турында хәбәр ителәчәк, алар эшләгән вакытта югалткан барлык индексацияләр дә кертеләчәк.

Әгәр эштән агымдагы елның июленнән соң чыксалар, якындагы айларда шундый исәп-хисап булачак.

Шулай ук элеккеге очучыларның һәм шахтерларның да пенсияләре артачак. Аларның пенсияләре өч айга бер тапкыр индексацияләнәчәк һәм чираттагы шундый срок нәкъ менә ноябрьгә туры килә, дип өстәде Елена Григорьева.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев