Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

1 октябрьдән хезмәт хаклары артачак

Шулай ук «Россия тимер юллары» хезмәткәрләренең, шул исәптән тимер юлларга хезмәт күрсәтүчеләрнең окладлары арта

1 октябрьдән кайбер категориягә керүчеләрнең хезмәт хаклары артачак. Шулай итеп, дәүләт хезмәткәрләре булмаган дәүләт органнарында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 5,5 процентка күтәрелә. Алар арасында хисапчы, каравылчы, кассир, машина йөртүче, комендант һәм экспедитор бар. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Шулай ук «Россия тимер юллары» хезмәткәрләренең, шул исәптән тимер юлларга хезмәт күрсәтүчеләрнең окладлары арта. Һәм «Россия тимер юллары» контроле астындагы учреждениеләрдә, мисал өчен, медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләре дә күбрәк акча алачак.

Элеккеге һәм гамәлдәге көч оешмалары хезмәткәрләренең акчасы 10 проценттан да арта.

1 октябрьдән барлык элеккеге хәрби хезмәткәрләргә һәм аларга тиңләштерелгән башка көч ведомстволарының элеккеге хезмәткәрләренә – Иминлек федераль хезмәте, Федераль саклау хезмәте, Тышкы разведка хезмәте, РФ Тикшерү комитеты, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, янгын сүндерүчеләр, таможня һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнары хезмәткәрләренең пенсияләре индексацияләнәчәк.

Индексация барлыгы 3 миллионнан артык кешегә кагылачак.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев