Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

2024 елда түләүләрне кемнәргә арттыралар?

Эшсезлек пособиесе ел саен индексацияләнә башлаячак

1 февральдән эшсезлек пособиесе ел саен индексацияләнә башлаячак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының Георгий Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец белдерде, дип яза РИА Новости.

Ул эшсезләргә түләүләрне индексацияләү, башка социаль пособиеләрдән аермалы буларак, соңгы вакытларда башкарылмавын искәртте. «Эш белән тәэмин итү турында»гы законда уртача хезмәт хакының процентлары һәм бу пособиене исәпләү шартлары гына искә алына.

1 гыйнвардан үз көченә кергән бу законның яңа редакциясендә исә, куллану бәяләре үсешен исәпкә алып, ел саен индексация үткәрү турында язылган.

«Әмма шунысын да әйтергә кирәк, башка социаль түләүләрдән аермалы буларак, эшсезлек пособиесе — кыска вакытлы. Аның максаты —эш эзләү яки уку чорында гражданнарга ярдәм итү»,—дип кисәтә Иванова-Швец.

Пособиене күп дигәндә бер елга билгелиләр, ә максималь күләме — аена 12792 сум, дип нәтиҗә ясый икътисадчы.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев