Акча алыр өчен 29 апрельгә кадәр документ тапшыру шарт
Чыгымнарның бер өлеше кире кайтарыла
Сыер, кәҗә һәм атларны тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару максатыннан Татарстан Хөкүмәте быел да шәхси хуҗалыкларга матди ярдәм күрсәтәчәк.
Моның өчен документларны 29 апрельгә кадәр тапшыру шарт.
СЫЕР, КӘҖӘ, АТЛАР ӨЧЕН СУБСИДИЯ. Күләме бер баш савым сыерга – 2300, ике савым сыерына – бер башка 3300, өч һәм аннан күбрәк сыерга бер башка 4300 сум. Әлеге суммаларның 300 сумы – ветеринария-профилактика чаралары уздыруга киткән чыгымнарны каплау өчен.
Кәҗә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен бирелә торган субсидия күләме бер башка 500 сум тәшкил итә.
Биягә тотылган чыгымнар өчен субсидия бер башка 3000 сум исәбеннән бирелә. Төп шарт – биянең өч яшьтән зуррак булуы. Субсидия өч баш өчен генә түләнә.
Моның өчен савым сыерның, кәҗә һәм бер яшьтән зуррак булган бәтиләрнең, биянең электрон хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булуы мөһим. Әлеге маллар субсидия алганнан соң ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыкта асралырга тиеш. Шулай ук сыерларга язын һәм көзен түләүле ветеринария-профилактика чаралары үткәрү өчен төзелгән килешү кәгазе булу мөһим.
НӘСЕЛЛЕ ТАНА ҺӘМ БЕР ТАПКЫР БОЗАУЛАГАН СЫЕР САТЫП АЛГАН ӨЧЕН СУБСИДИЯ. Күләме: таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыер сатып алу өчен бер баш терлеккә – 60, нәселле тана һәм бер тапкыр бозаулаган нәселле сыер алу өчен бер баш терлеккә 70 мең сумга кадәр. Искәрмә: субсидия күләме киткән чыгымның 70 процентыннан артмаска тиеш (транспортка тотылган чыгым керми).
ххх
Субсидия алу өчен “Минем субсидияләр“ сервисындагы “Шәхси кабинет“ аша электрон гариза тапшырыла. Мондый мөмкинлеге булмаганнар авыл җирлекләре Советларына яки район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефоннар: 21756, 22404 (авыл хуҗалыгы идарәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев