Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Акча урлау очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган

Кырыгалдарлар «кармагына» эләгүдән сак булыгыз

Беренчесендә билгесез зат, урамда чит банк картасын табып алып, Әгерҗе кибетләрендә сатып алганда шуннан файдалана. Шул рәвешле, 1200 сумнан артык акча урлый.

Икенче очракта зыян күрүчегә инвестиция аша акча эшләргә тәкъдим ителә. 

Керем алу өчен зыян күрүче башта онлайн банк кушымтасы аша акча күчерә. Үз акчалары беткәч, ике тапкыр кредит рәсмиләштереп янә шунда ук “сала”.

Инвестицияләүдән барлыкка килгән керемне алырга теләгәндә мошенниклар инвесторның шәхси кабинетын блокировать итәләр һәм элемтәгә чыкмый башлыйлар. Гражданинга зур суммада зыян килә.   

Хөрмәтле райондашлар! Кырыгалдарлар «кармагына» эләгүдән сак булыгыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев