Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Алиментлар буенча бурычны исәпләү нинди тәртиптә башкырыла?

Суд приставларының Әгерҗе бүлеге начальнигы Эльза АБЗАЛИЕВА шушы сорауларга җавап бирде

Бурычлылар белән эш ничек алып барыла, кайсы очракларда чит илгә чыгу чикләнә, суд приставлары “права”ны алырга хокуклымы? “Әгерҗе радиосы”нда туры эфир барышында суд приставларының Әгерҗе бүлеге начальнигы Эльза АБЗАЛИЕВА шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.

Туры эфир барышында  радиотыңлаучылардан сораулар булмады. Әмма аңа кадәр суд приставлары эшчәнлегенә карата күп кенә сораулар кабул ителгән.

Аларның күпчелеге –  һәрчак көн кадагында калучы алиментлар түләүгә кагылышлы. Шул сораудан башлыйк.

– Эльза Равилевна, алиментлар буенча бурычны исәпләү нинди тәртиптә башкырыла? Вакытында түләнмәгән бурыч өчен дәгъвачы процентлар таләп итә аламы?

– Алиментлар буенча исәпләү суд нигезендә йә нотариаль килешү буенча күрсәтелгән алимент күләменнән чыгып исәпләнә. Бурыч күләме бурычлының хезмәт хакына бәйле. Әгәр дә бурычлы эшләми, эшсезлек буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормый, ягъни рәсми кереме юк икән, ул очракта бурыч Россиядәге уртача хезмәт хакыннан чыгып билгеләнә. Алимент күләме – бер балага хезмәт хакының дүрттән бер, ике балага – өчтән бер, өч һәм аннан күбрәк балага яртысын тәшкил итә. Алимент хезмәткә түләүнең билгеле сандагы минималь күләменә тәңгәл килергә дә мөмкин. Акча күләме, ике якның да матди һәм гаилә хәлен исәпкә алган хәлдә, баланың элеккеге яшәү дәрәҗәсен саклап калуны күз уңында тотып билгеләнә. 

Башкарма документлар буенча тотып калу күләменең дә үз чиге бар: барлык чыгымнарны да исәпкә алып, аның күләме 70 проценттан артмаска тиеш. Узган срок өчен алимент өч ел кысаларында алынырга мөмкин. В а к ы т ы н д а түләнмәгән алиментка килгәндә, гаепле һәр көн өчен түләнмәгән алимент күләменең уннан бер процентын түләргә тиеш. Аны алу өчен судка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бурычлының гаилә һәм матди ягын исәпкә алган хәлдә, суд тарафыннан аның күләме киметелергә дә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев