Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Ана капиталына кагылышлы үзгәрешләр бар

1 февральдән беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сумнан артык тәшкил итәчәк

Балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әтиләр (яки уллыкка алучылар) ана капиталын булачак пенсияләрен формалаштыруга куллана алалар. 

Ана капиталы хәзер Россия гражданлыгы булган ата-аналарга гына бирелә. 1 февральдән беренче балага ана капиталының күләме 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сумнан артык тәшкил итәчәк. Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшырту максатларында бер-берсенә терәтеп салынган уртак стеналы йортларны реконструкцияләүгә дә файдаланырга мөмкин. Элек мондый мөмкинлек каралмаган иде, чөнки йортны төзекләндерү юлы белән торак шартларын яхшырту йортта яшәүче башка хуҗаларга да кагыла дип саналды. 2020 елдан сертификатлар, яңа туган сабыйга бирелгән СНИЛС кебек үк, гаризасыз рәсмиләштерелә. Ике документ та ананың

Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килә. Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән 1 февральдән кырыктан артык түләү һәм пособие индексацияләнәчәк, бу илдә яшәүче 20 миллионга якын кешегә кагылачак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/01/133679/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев