Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Ана капиталының максималь күләме 833 мең сум тәшкил итәчәк

2024 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы күләме 43,4 мең сумга, ә икенче балага 57,4 мең сумга артачак

1 февральдән ана капиталы индексацияләнәчәк һәм беренче балага — 630,4 мең сум, икенче балага 833 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Беренче бала тугач түләү алган ата-аналарга икенче бала туганда 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнгән», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы белән 2022 елдан ана капиталы ел саен факттагы инфляциягә карап индексацияләнә.

«Шуны исәпкә алып, 2024 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы күләме 43,4 мең сумга, ә икенче балага 57,4 мең сумга артачак», — дип йомгаклый министр.

Ул шулай ук гаиләләрдә бу акчаны куллануның иң популяр өч ысулын атады: торак шартларын яхшырту (2023 елда бу мөмкинлектән 677 меңнән артык гаилә файдаланган), 3 яшькә кадәрге балага ай саен түләү (якынча 415 мең гаилә) һәм белем алу өчен (376 мең).

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев