Балаларга – яңа түләү
Бу хакта Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА сөйли
Апрель аеннан балалы гаиләләргә яңа төр ярдәм күрсәтелә башлады. Бу хакта Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА сөйли:
– 8-17 яшьлек балаларга тәгаенләнгән айлык акчалата түләү гаиләдәге әти-әнинең берсенә бирелә. Моның өчен бер гаилә әгъзасына исәпләнгән уртача керем Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан арт маска тиеш.
Түләүне алу өчен атаана (законлы вәкил) Дәүләт хезмәтләре порталы яки күпфункцияле үзәк аша гариза тапшыра.
Түләү күләме гаиләдәге керемгә һәм республикада балага тәгаенләнгән яшәү минимумына карап билгеләнә: 50% (5216,50 сум), 75% (7824,75 сум) яки 100% (10433 сум). Ул 17 яше тулмаган балаларга 12 айга бирелә.
1 октябрьгә кадәр тапшырылган гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән башлап, әмма бала 8 яшькә җиткәннән соң билгеләнә. 1 ок тябрьдән соң тапшырылган гаризалар буенча түләү түбәндәгечә башкарыла:
- балага 8 яшь тулганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать иткән очракта, 8 яшь тулган көннән башлап;
- мөрәҗәгать бала 8 яшькә җитеп 6 айдан күбрәк вакыт узгач кергән очракта, мөрәҗәгать иткән айдан башлап.
Исегезгә төшерәбез: 2021 елның июленнән ялгыз ата-аналар тәрбиясендәге 8-16 яшьлек балаларга түләү кертелгән иде. Россия Президенты карары нигезендә хәзер бу ярдәм чарасыннан тулы гаиләләр дә файдалана.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев