Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Балаларга яңа түләүләр әзерләнә

Яңа чара илдә туучылар санын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк

Файдалы казылмалар чыгаруга җыелган салымның бер өлешен балигъ булмаган россиялеләр счетына күчерергә тәкъдим итәләр, дип яза RT Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативасын үстерү институты директоры Максим Петунин тәкъдименә сылтама ясап. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без закон дәрәҗәсендә Киләчәк буыннар фондына ел саен файдалы казылмалар чыгаруга салымның 10 проценты күләмендә акча күчерү тәҗрибәсен теркәргә тәкъдим итәбез, аннан һәр бала үз счетына 100 мең сум акча алачак», - диелә Премьер-министр Михаил Мишустинга юлланган хатта.

Россиялеләр әлеге акчадан балигъ булганчы файдалана алыр дип көтелә. Петунин фикеренчә, яңа чара илдә туучылар санын стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук ата-аналарда балаларының киләчәгенә карата ышаныч туачак.

Басма мәгълүматларыннан күренгәнчә, Хөкүмәттә әлегә бу инициативага бернинди дә реакция белдермәгәннәр.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев