Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Балалы гаиләләргә 163 млрд сум акча бирәчәкләр

Ярдәм 4,4 млн балага исәпләнгән

Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 8 дән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә 163 млрд сумга якын акча бүлеп биргән.

Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты. 

«Россия территориясендә даими яшәүче социаль ярдәмгә мохтаҗ РФ гражданнарына, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга 2022 елда айлык түләү өчен РФ Хөкүмәтенең резерв фондыннан 162 996 600 мең сум күләмендә бюджет ассигнованиеләрен бүлеп бирергә», диелгән документта. 

Ярдәм 4,4 млн балага исәпләнгән. 

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык түләүне гамәлгә кую турындагы боерыкка имза куйды. Бу ярдәмне сорап җан башына уртача керем күләме төбәк буенча яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләр мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев