Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Белгеч 1 августтан кемнәрнең пенсияләре артачагын аңлатты

Пенсияне индексацияләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми

Ел саен август аенда эшләүче пенсионерларның иминият пенсиясен яңадан исәплиләр.

Өстәмә түләү алдагы елда эшләгән индивидуаль коэффициентлар саны белән исәпләнә, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына Социаль анализ һәм фаразлау институты директорының фән буенча урынбасары Юрий Горлин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Бер ел эчендә эшләнә торган коэффициентлар саны, үз чиратында, эшләүче пенсионерның керемнәре, хезмәт хакы күләменә яки эш/хезмәт күрсәтүләрнең үтәлешенә бәйле. Шул ук вакытта максималь арту өч коэффициент белән чикләнгән», — дип билгеләп үтә белгеч.

Пенсиягә өстәмә алу өчен 1 августтан эшләүче пенсионерларның алдагы елда эшләгән рәсми керемнәре булырга тиеш, дип күрсәтә Горлин.

Пенсияне индексацияләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фонды автомат рәвештә яңадан исәп-хисап ясый, диелә хәбәрдә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев