Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Бер мең сумга ничә көн яшәп була?

Кызыклы сораштыру уздырдык

Яшерен-батырын түгел: Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күбебезнең кесә төпләре саекты. Беркөнне хезмәттәшебез дә “Гаилә бюджетында бер мең сум акча калды. Шуны аванска кадәр ничек җиткерергә инде? Әле бер атналап вакыт бар” дип куйды, уфтанып. Чыннан да, уйлап карыйк әле, бүгенге көндә бер мең сумга ничә көн яшәп була? 

Гөлнур КРАСИЛЬНИКОВА, Биектау авылы:
–    Акчага кысан чакта мең сумны бер айга да сузарга мөмкин. Көн саен иң кирәкле ризык – ипи сатып алуны күз уңында тотам бу очракта. Әле дә исемдә: колхозда эшләгәндә хезмәт хакы бирелмәгән чакларда ипине дә үзебезгә пешерергә туры килә иде. Моның өчен, билгеле, запасың булырга тиеш. Ипине, әйтик, онсыз, майсыз, тозсыз пешереп булмый. Гомумән, алдагы көнне уйлап яшәгән  һәр хуҗабикәнең он, шикәр комы, тоз, чәй, ярма кебек запаслары булырга тиеш инде.
Хуҗалыгыбызда мал асрап яшәгәч, ит, сөт, сөт ризыклары да үзебезнеке, шөкер. Җәй көне яшелчә салатларын, кайнатмаларны да күпләп әзерләп куябыз. “Язның бер көне ел туйдыра”  дигән әйтем авыл кешесенә аеруча туры килеп тора: без һәр көнебезне әнә шул сүзләрне уйлап уздырабыз. Бер мең сумны да фәкать шул очракта гына җиткерә аласың. Ә запасың юк икән, бер тапкыр кибеткә кереп чыгу өчен дә җитми ул.  

Наилә МУЛЛАХМӘТОВА, Тирсә авылы:
–    Бүлеп караганда, безнең гаилә өчен мең сум акча бер көнгә җитмидер. Чөнки мин үзем көн саен Әгерҗегә йөреп эшлим. Тормыш иптәшем Маратка да башкара торган вазифасы буенча юлда еш йөрергә туры килә. Димәк, көн саен бензинга акча кирәк. Тирсә мәктәбенең 8 сыйныфында укучы улыбыз Ниязны да атнага өч тапкыр Әгерҗегә футболга йөртәбез. Мәктәптә укучы бала өчен башка төрле чыгымнар да бар. Әйтик, ашханәдә туклану, уку кирәк-яраклары алу...
Гаилә белән театр-концертларга да йөрергә яратабыз. Туган көнгә, кунакка барулар да була. Тәмле итеп ашыйсы, матур итеп киенәсе дә килә. Йортта да уңайлыклар булдырырга тырышабыз. Менә шул күзлектән чыгып караганда бүгенге көндә бер мең сум акчаның кыйммәте бик аз. Аны эшләү өчен күпме көч түгәргә кирәк булса да...   

Зөлфирә ШӘЙМӘРДАНОВА, Әгерҗе шәһәре:
–    Без инде күптәннән пенсионерлар. Ирем дә, мин дә яхшы гына пенсия алабыз. Шуңа күрә мондый сорауны үзебезгә биргән юк, шөкер. Пенсия алгач, иң беренче чиратта, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлибез, әлбәттә. Кибеттән үзебез теләгән әйберне сатып алуга да акча жәлләмибез. Яшермим: мин кечкенәдән акча кадерен белеп үстем. Шуңа күрә кирәкмәгән әйбер алмаска тырышам. Ә менә күңел ятканына акчаны кызганмыйм. 
Шулай да “Бер мең сумга ничә көн яшәп була” дигән сорауга җавапны бүгенге тормыш-көнкүрешебездән чыгып биргән очракта “атналар буе да була” дияр идем. Кибеткә бер баруда ипи, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчә кебек көндәлек азык-төлекне алып кайтып куйганда атналар буе да яшәргә мөмкин, анысы. Чөнки калганы запаста бар. Без он, шикәр комын беткәннән-беткәнгә капчыклап, бәрәңгене көздән үк күпләп алып куярга күнеккән. Ризык әзерләр өчен кирәкле башка продуктлар да бар. Аларның барысын да сатып алуга тоткан акчаны көн исәбенә бүлгән очракта бер мең сум гына да килеп чыкмыйдыр, бәлки. Санап караганым юк...    
Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә менә 5000 сумга ай буе яшәп буламы? Шул биш мең эченнән газга, утка, телефонга да түләргә кирәк((( кыш көннәрендә аларга түләү үзе үк бу суммадан артып китә. Ай буена тәмле әйбер түгел, ипи алырга да калмый.