Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Бу яңалык 20 миллионнан артык россиялегә кагылачак

1 февральдән нинди үзгәреш көтелә

Россия Хезмәт министрлыгы 1 февральдән 40тан артык төр түләүне 7,4 процентка индексацияләргә планлаштыра. Бу хакта Шәһри Казан яза.

1 февральдән 40тан артык төр дәүләт түләүләре 7,4 процентка индексацияләнәчәк, дип хәбәр итә ТАСС. Хөкүмәт карарының тиешле проекты норматив-хокукый актлар порталында бастырылган.

Россия Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, ел саен 1 февральдән түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициенты алдагы ел өчен кулланучылар бәяләре индексына нигезләнеп билгеләнә. 2024 елда индексация коэффициенты 1,074 тәшкил итәчәк.

Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аңлатканча, индексация ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, бала карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү, айлык иминият түләве һәм башка социаль ярдәм чараларына кагылачак. Бу үсеш 20 миллионнан артык россиялегә кагылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев