Бүгеннән пенсияләр арта
Акча

Бүгеннән пенсияләр арта

Россиядә социаль пенсияләр 3,3 процентка индексацияләнде

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр күләме 3,3 процентка артты. Индексация 2022 елның июнендә уздырылганга өстәмә булачак, ул вакытта түләүләр 10 процентка арткан иде, дип яза Татар-информ.

Искәртик, социаль пенсияләрне индексацияләү турында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында Хөкүмәт эше турында еллык хисап белән чыгыш ясаганда әйткән иде.

«Агымдагы елда аеруча мохтаҗ категориядәге гражданнарга ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын саклап калырга кирәк. 1 апрельдән узган елның июнендә уздырылган индексациягә өстәмә рәвештә социаль пенсияләрне күтәрәбез. Шул рәвешле, ел эчендә социаль пенсия 13,3 процентка артачак», - диде ул.

Социаль пенсияләрне иминият пенсияләре өчен стажлары җитәрлек булмаган Россия кешеләре тора. Моннан тыш, алар инвалид һәм туендыручысын югалткан гражданнарга түләнә.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев