Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Суд эскәмиясендә – исерек хатын-кыз

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында яшел еланны дус итеп, сазлыкка кереп батучылар бихисап. "Хатын-кыз алкоголизмы ир-атныкына караганда да куркынычрак. Бу эчкече затны еш кына дәвалап та булмый", диләр табиблар. Шешә белән дуслашкан хатын-кыз җинаять кылудан да ерак йөрми һәм суд эскәмиясенә килеп эләгә. Әгерҗедә яшәүче 26 яшьлек И. Да, аркыны үз...

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында яшел еланны дус итеп, сазлыкка кереп батучылар бихисап. "Хатын-кыз алкоголизмы ир-атныкына караганда да куркынычрак. Бу эчкече затны еш кына дәвалап та булмый", диләр табиблар. Шешә белән дуслашкан хатын-кыз җинаять кылудан да ерак йөрми һәм суд эскәмиясенә килеп эләгә.
Әгерҗедә яшәүче 26 яшьлек И. Да, аркыны үз итеп, өч баласыннан колак кага. Ана хокукыннан азат ителгән бу хатынга суд балаларына алимент түләргә тиеш дигән карар чыгара. Суд приставлары аны алимент түләмәсә җинаять җаваплылыгына тартачаклары турында кисәтәләр. Әмма аракы колына әйләнгән хатын балалары турында уйлап та карамый. Алимент буенча шактый бурычы җыела аның.
Җәмәгать суды, аны 6 айга төзәтү эшләренә тартып, хезмәт хакыннан 10 процент тотып калу турында карар чыгара. Әмма бу да исерек хатынны уйландырмый. Дөрес, башта ул эшкә урнаша. Әмма түземлеге озакка җитми. Бер сәбәпсез эшкә килми башлый. Аңа әгәр эшләмәсә, хөкем карарын тагын да катыракка үзгәртәчәкләре турында ике тапкыр кисәтү җибәрелә. Бу кисәтүләрне дә колагына да элми исерек хатын. Нәтиҗәдә, И.ны ирегеннән мәхрүм итү турында суд карары чыгарылды. Рәшәткә артында утырганда бу хатын улы һәм ике кызы турында уйлармы икән? Ә уйланырга һәм сабак алырга шактый вакыты булачак аның.
Камил ГЫЙЛЬФАНОВ,
җинаятьләрне башкарту инспекциясе өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев