Декабрь аенда пенсиягә өстәмә: Татарстанда кем алачак
Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында
Декабрьдә Татарстанда яшәүчеләрнең пенсияләре артачак. Өстәмәгә кем исәп тота ала? Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
80 яшькә җиткән пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар
1 декабрьдән ноябрьдә 80 яше тулган пенсионерларга иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше икеләтә артачак. Хәзер ул 8 907,7 сум тәшкил итә, димәк, бу категория өчен түләү 17 815 сумга җитәчәк. I төркем инвалидлык билгеләнгән кешеләр өчен дә ул шул ук күләмдә арта.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өстәмә түләү бер генә нигез буенча билгеләнә. Әгәр кеше 80 яшен тутырган өчен югары пенсия ала икән, инвалидлык билгеләнү белән фиксацияләнгән өлеше кабат артмый.
Искәртеп үтәбез, яшь буенча иминият пенсиясе фиксацияләнгән суммадан һәм иминият өлешеннән тора. Фиксацияләнгән күләме бөтен кеше өчен дә бертөрле, ә иминият өлеше стажга, хезмәт хакы күләменә һәм эш бирүченең иминият взносларына бәйле.
Балигъ булмаган яки эшкә сәләтсез кешеләрне караучы пенсионерлар
Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын караучы пенсионерлар да өстәмә түләүгә исәп тота ала. Әгәр тәрбиягә алынган кеше югары уку йортында яки көллияттә көндезге бүлектә белем алса, түләү аңа 23 яшь тулганчы саклана.
Гаиләнең мондый һәр әгъзасы (әмма өчтән дә артык түгел) өчен фиксацияләнгән түләүнең өчтән бере күләмендә өстәмә түләү каралган.
2025 елның ноябрендә эштән китүчеләр
2025 елның ноябрендә хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерлар да өстәмә түләү алачак. Аларга эшләүче пенсионерларга индексация исәпләнмәгән чор өчен яңадан исәп-хисап ясаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев