Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Декабрьдә кемнәргә ике пенсия бирәләр?

Гыйнварның беренче көннәрендә пенсия алачак кешеләргә декабрьдә 2 пенсия була

Декабрьдә пенсионерларның кайсыберләре 2 тапкыр пенсия алачак. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Гыйнварның беренче көннәрендә пенсия алачак кешеләргә декабрьдә 2 пенсия була. Гыйнвар өчен пенсия, 2025 елда индексацияне исәпкә алып, арттырылган күләмдә биреләчәк. Бу – озын Яңа ел каникуллары булу сәбәпле шулай килеп чыга. Чөнки ул көннәрдә почта бүлекчәләре эшләми.

Пенсия пенсионерларның барлык категорияләре өчен дә, шул исәптән эшләүчеләр өчен дә арта. Гыйнварда эшләүче гражданнар да, эшләмәүчеләре дә индексацияләнгән пенсия ала.

Ләкин шунысын итсә тотыгыз: киләсе пенсия февральдә була.

Фаразлар буенча, иминият пенсияләре, ел нәтиҗәләренә карап, инфляциянең көтелгән дәрәҗәсе буенча 7,3 процентка арта, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев