Демографик хәлне яхшырту өчен өченче балага бер миллион сум бирәләр?
Баш өсләрендә түбә булачак
Өченче бала туган гаиләгә 1 миллион сум акча бирергә тәкъдим итәләр. Бу илдәге демографик хәлне яхшыртырга булышачак, ди "Әниләр советы" иҗтимагый оешмасы лидеры Татьяна Буцкая.
“Әлбәттә, миллион сум барлык проблемаларны да хәл итмәячәк, әмма ул демографик проблеманы хәл итәргә булышачак. Ни өчен бездә зур гаилә булдырырга курка? Чөнки иртәге көнгә ышаныч юк. Эш юк, фатир юк, нинди дә булса перспективалар да юк. Хатын-кызлар бала табарга ир дә юк диләр. Ирләр исә гаилә кору өчен җаваплылыктан курка”, – дигән Буцкая URA.RUга.
Агентлык әңгәмәдәшчесе ассызыклаганча, гаиләдә беренче яки өченче бала тугач, әти-әниләр өченчесен алып кайту турында да планлаштырырга тиеш. Шуңа да өченче балага тагын да зуррак ярдәм күрсәтү дөрес. Баш өсләрендә түбә булачак дип ышанып торсыннар өчен социаль торак бирелсен иде, дигән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев