Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Ел башыннан 12 мең татарстанлы ана капиталын проактив режимда алган

Ана капиталын алу һәм файдалану тизләтелде

2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның 12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән.

Пенсия фонды сертификатны электрон рәвештә рәсмиләштерә һәм ата-ананың Пенсия фонды сайтындагы һәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрә. Шуннан соң кабинет аша сертификаттан файдалану турында гариза бирергә һәм күпме акча калганын контрольдә тотарга мөмкин. Шулай итеп, гаиләнең бала туганнан соң клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә сертификатны рәсмиләштерү һәм аннан файдалану мөмкинлеге бар.

Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе исегезгә төшерә, 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны сайланган максатларда файдалану тизләтелде. Сертификатны рәсмиләштерү срогы 5 эш көненә кадәр, аннан файдалану вакыты - 10 эш көненә кадәр кыскартылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев