Әгерҗе районына хезмәт күрсәтүче Менделеев районара тикшерү бүлегендә - яңа җитәкче
21 марттан Менделеев районара тикшерү бүлеген юстиция майоры Илдар Әсхәт улы ШӘФИГУЛЛИН җитәкли. Әлеге бүлек Менделеев һәм Әгерҗе районы территорияләренә хезмәт күрсәтә. Адресы: Менделеев шәһәре, Фомин урамы, 19нчы йорт. Менделеев районы тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары - юстиция подпоковнигы Сергей Викторович МАЯСОВ халыкны шәһәребезнең Нариманов тыкрыгы, 4нче йортында (урман хуҗалыгы бинасы,...
21 марттан Менделеев районара тикшерү бүлеген юстиция майоры Илдар Әсхәт улы ШӘФИГУЛЛИН җитәкли.
Әлеге бүлек Менделеев һәм Әгерҗе районы территорияләренә хезмәт күрсәтә. Адресы: Менделеев шәһәре, Фомин урамы, 19нчы йорт.
Менделеев районы тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары - юстиция подпоковнигы Сергей Викторович МАЯСОВ халыкны шәһәребезнең Нариманов тыкрыгы, 4нче йортында (урман хуҗалыгы бинасы, 1нче кат) кабул итә.
Россия эзләү комитетына кагылышлы сораулар белән райондашларыбыз дүшәмбе көнне 8-18 сәгатьләрдә - Илдар Шәфигуллинга, чәршәмбе Сергей Маясовка мөрәҗәгать итә алалар (12-13.45 сәгатьтә- төшке аш вакыты).
8(85549)21205 телефоны буенча бүлек җитәкчесенә кабул итүгә алдан язылырга да була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев