Әгерҗелеләр, сак булыгыз - мошенниклар!
Торакның мошенниклык объектына әверелү очраклары тормышта адым саен очрап тора. Мошенниклар кулына эләгеп, тораксыз да, акчасыз да кала күрмәгез, безнең киңәшләрне һәрчак исегездә тотыгыз. Фатирга кагылышлы астыртын эшләр күп чакта ялган документлар буенча башкарыла. Хәзерге вакытта килешү һәм белешмәләрнең буш бланкларын табу әллә ни авырлык тудырмый. Күпмедер акча түләп, үзеңә...
Торакның мошенниклык объектына әверелү очраклары тормышта адым саен очрап тора. Мошенниклар кулына эләгеп, тораксыз да, акчасыз да кала күрмәгез, безнең киңәшләрне һәрчак исегездә тотыгыз.
Фатирга кагылышлы астыртын эшләр күп чакта ялган документлар буенча башкарыла. Хәзерге вакытта килешү һәм белешмәләрнең буш бланкларын табу әллә ни авырлык тудырмый. Күпмедер акча түләп, үзеңә кирәкле мөһер, нотариус штампын да ясатырга була. Шуңа күрә торак килешүе төзегәндә, иң беренче чиратта, документларның чынмы икәнлегенә инанырга һәм юридик нормаларга туры килү-килмәвен ачыкларга кирәк. Шулай ук килешүдә язылган шартлар белән дә танышырга онытмагыз. Укымыйча гына килешүгә имзагызны куя күрмәгез. Барлык эшләрне тиз арада башкарып чыгуны һәм документларны рәсмиләштерүне тулысынча үз өстенә алучы кешеләрдән аеруча сак булыгыз. Әгәр килешүне күчемсез милек агентлыгы аша башкарасыз икән, әлеге оешма турында Интернеттан белешегез. Сезнең эш белән шөгыльләнәчәк риэлтор турында кызыксынсагыз да комачау итмәс. Паспортыгызны, фатирга шәхси хокукны раслаучы документларны чит кешеләргә калдыра күрмәгез. Килешүне юрист белән бергә йә үзегез тыныч урында бик игътибар белән укыгыз. Кагыйдә буларак, андагы буталчык пунктны зыян күрүче килешүгә кул куйганнан соң күреп ала. Тик ул чакта ни дә булса үзгәртергә соң була. Тагын бер нечкәлек: сатучы сораган аванс килешенгән бәянең өчтән бер өлешенннән артык булырга тиеш түгел. Әгәр өчтән ике өлешен сорыйлар икән, ризалашмагыз.
Милеккә хокукны һәм балигъ булмаганнарның яшәү хокукларын бозу юкмы икәнлеген дә ачыкларга онытмагыз. Әгәр фатир милекчеләре булып балалар тора икән, күчемсез милек белән килешү опека һәм попечительлек органнары рөхсәте белән генә башкарыла.
Күчемсез милекне сату-алуга кагылышлы мисаллар Әгерҗе район суды эшчәнлегендә дә еш очрый. Иванова (фамилиясе үзгәртелде) Әгерҗедән фатир ала да милек хокукын кечкенә яшьтәге балаларына терки. Бераздан ул фатирын фиктив төстә сатарга карар кыла, чөнки опека һәм попечительлек органыннан рөхсәте булмый. Уйлаган ниятен тормышка ашыру өчен ул "Авито.ру" сайтына риэлтор ярдәме белән фатирын сату турында игълан урнаштыра. Бераздан фатирны сатып алучы табыла. Иванова сату-алу эшләрен башкару өчен аның кулында барлык документларның да булуын әйтә. Ул сатып алучының фикерләрен чуалта һәм фатирны сату-алу турында килешәләр. Бераздан риэлтор Ивановага опека һәм попечительлек органыннан ялган рөхсәт кәгазе дә ясап бирә. Башка документлар белән бергә әлеге рөхсәт язуын да Иванова Росреестр хезмәткәренә тапшыра. Аннан соң сату-алу килешүе нигезендә Иванова сатып алучыдан акча ала. Тик сатып алучы фатирга хокукын терки алмый, чөнки опека һәм попечительлек органыннан бирелгән документның ялган булуы ачыклана.
Суд тикшерүе барышында Иванова әлеге акчаларның ашыгыч рәвештә бурычын кайтару өчен кирәк булуы белән акланырга тырыша. Тик боларның берсе дә расланмый.
Иванова тиешле җәзасын алыр. Тик бу очракта әлеге фатирны сатып алган өлкән яшьтәге пенсионер кызганыч. Ул - сугыш инвалидының кызы, уңайлыклары булмаган иске йортта яши. Өлкән яшьтә акчасыннан да колак какты, фатир да Иванованың балигъ булмаган балалары милкендә калды.
Күчемсез милеккә бәйле берәр гамәлне башкарганчы, барысын да җентекләп тикшерегез. Бу очракта җиде кат үлчә, бер кат кис мәкале аеруча актуаль.
Әгерҗе район суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев