Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Якташыбыз Айрат Фәррахов социаль түләүләр 7,5 процентка артачагын раслады

евральдән өстәмә арту булачак

2024 елда социаль түләүләр 7,5 процентка, ягъни агымдагы елның инфляция дәрәҗәсендә арттырылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз - тумышы белән Әгерҗе шәһәреннән булган Айрат Фәррахов сөйләде.

«РФ законнары нигезендә барлык социаль түләүләр алдагы елның инфляциясе буенча киләсе елга арта. Хәзерге инфляция — 7,5 процент», - диде әңгәмәдәш.

Сүз минималь хезмәт хакы күләменә бәйле булмаган социаль түләүләр турында. Шулай итеп, ана капиталы, балалы гаиләләр өчен пособиеләр, аз керемле гаиләләргә ярдәм буенча түләүләр 7,5 процентка артачак.

«Әгәр киләсе елга инфляция 8 – 8,5 процент булса, февральдән өстәмә арту булачак», - дип вәгъдә итте Фәррахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев