Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Июнь аеннан бурычлыларга пени исәпли башлаячаклар

Пени һәм штраф исәпләүне булдырмас өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзвакытында, гомуми кагыйдә нигезендә һәр алдагы айның унысына кадәр башкарырга кирәк

20 майга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү 52,16 процент тәшкил итә. Бу узган елның шул чорындагы күрсәткечкә караганда түбәнрәк. Идарәче компания директоры Роман Альчиков җитәкчеләр катнашындагы эшлекле киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, июнь аеннан бурычлыларга пени исәпли башлаячаклар.

–    Пени һәм штраф исәпләүне булдырмас өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзвакытында, гомуми кагыйдә нигезендә һәр алдагы айның унысына кадәр башкарырга кирәк, –  дип ассызыклады Роман Владимирович. 

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен пени тиешле срок чыкканнан соң 31нче көннән башлап исәпләнә башлый. Исәпләү квитанциядә күрсәтелгән соңгы түләү срогыннан башлана. Пени күләме тиешле срокта түләнмәгән һәр көн өчен бурыч суммасыннан Үзәк банкның төп ставкасының 1/300 өлешен (бүгенге көнгә 16 процент) тәшкил итә. Ә  тиешле срокта түләмәгәннең 91нче көненнән башлап пени югары  – 1/130 өлеш күләмендә исәпләнә. 

Якынча исәпләүләр буенча, май өчен июнь аенда пени исәпләү күләме 827358,58 сум тәшкил итәчәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев