Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Җирләгән өчен пособие күләме артты

Сорагыз – җавап бирәбез

“Җирләгән өчен пособие күләме арткан дип ишеткән идем. Пенсионерны җирләгән өчен пособие күләме хәзер ничә сум тәшкил итә һәм аны алганда нинди документлар таләп ителә?”

М.САДЫЙКОВА. 

Әлеге сорауга Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА җавап бирә:

–  РФ Хөкүмәте карары нигезендә (28.01.2021, №73) 2021 елның 1 февраленнән җирләү өчен пособие күләме 6424,98 сум тәшкил итә. Аны алу өчен кеше вафатыннан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза бирүче түләүне алуның әлеге ысулын сайлаган очракта пособие мөрәҗәгать итү көнендә почта элемтәсе бүлекчәсе аша бирелә.

Пособиене алу өчен түбәндәге документлар кирәк: җирләгән өчен социаль пособие алуга гариза, гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ, ЗАГС органнары тарафыннан бирелгән үлү турындагы белешмә. Гариза язучы пенсионерның үлгән көнгә эш урыны юклыгын раслаучы документ бирергә хокуклы (вафат булучының хезмәт кенәгәсе, эшләү турындагы гражданлыкхокукый характердагы килешү һ.б.лар).

Җирләгән өчен пособиене рәсмиләштерү өчен Клиент хезмәте белгечләренә алдан 23095 телефоны буенча язылырга кирәк.

*   *   *

Кеше пенсиядә булмаган очракта җирләгән өчен пособие вафат булучының эш урыныннан яки социаль яклау бүлегеннән (әгәр ул эшләмәүче булса) түләнә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев