Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Кемнәргә кредит алырга ярамый?

Бюджетының 30-50 процентын инде кредит түләүгә тоткан кешеләргә кабат кредит алырга ярамый

Россиядә яшәүчеләрнең бөтенесенә дә кредит алырга ярамый. Бу хакта Роскачествоның Кулланучы хокукларын яклау бүлеге юристы Игорь Поздняковка сылтама белән РИА Новости яза.

Юрист аңлатканча, беренче чиратта, бюджетының 30-50 процентын инде кредит түләүгә тоткан кешеләргә кабат кредит алырга ярамый. Бигрәк тә алдагы бурычларны түләү өчен болай эшләргә киңәш ителми. Мондый схема «әҗәт тозагы» китереп чыгара.

Шулай ук даими кереме булмаганнарга да кредит алырга ярамый. Банк системасы эшен аңламаган кешеләргә дә кредит алырга киңәш ителми, ди юрист.

Юрист сүзләренчә, банкка мөрәҗәгать итәр алдыннан финанс халәтен анализларга кирәк. Кредит түләү өчен айлык керемнең яртысыннан азрагы гына җитәрлек булырга тиеш.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев