Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Кайбер пенсионерларга ярдәм итүгә 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк

Субсидияне алар пенсиягә өстәлмә буларак алачак

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен Министрлар Кабинеты төбәкләргә 10 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәлмә буларак алачак.

Агымдагы елның 1 июненнән РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча минималь яшәү минимумы 10 процентка арттырылды, ә ул төбәкләргә күбрәк йөкләнеш тудырды. Федераль субсидияләр бу чыгымнарны компенсацияләргә һәм өстәлмәләрне 1 миллионнан артык кешегә түләргә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатыла РФ Хөкүмәтенең телеграм-каналында.

Искәртеп узабыз, май азагында РФ вице-премьеры Михаил Мишустин июнь башыннан минималь хезмәт хакы күләмен, яшәү минимумын һәм эшләмәүче пенсионерлар өчен иминият түләүләрен арттыру турында карарга кул куйды. 50 миллионнан артык гражданга ярдәм итү өчен федераль бюджетта 500 миллиард сумнан артык акча каралган. Социаль түләүләрне индексацияләү эшләмәүче пенсионерларга аена уртача 19 мең сумнан артык акча алырга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, минималь хезмәт хакы күләме 15,2 мең сумнан артып китәчәк, бу исә хезмәт хакын 4 миллионнан артык кешегә күбрәк түләү мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, яшәү минимумын арттырганнан соң, шулай ук керемнәре аз булган гаиләләрдә үсүче өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән алып 17 яшькәчә балалар өчен ай саен бирелә торган пособиеләрнең дә күләме артачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев