Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Күпбалалы әниләр пенсиягә срогыннан алда чыгалар

Бу, иң элек, 5 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән әниләргә кагыла

Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова күпбалалы әниләрнең картлык буенча срогыннан алда иминият пенсиясенә чыгу хокуклары барлыгын искәртә. 

– Бу, иң элек, 5 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшьтә китә алалар. Дүрт һәм өч бала тәрбияләгән әниләргә дә пенсия срогыннан алда – 56 һәм 57 яшьтә билгеләнә, – дип хәбәр итә Зөлфия Шамилевна.

Күпбалалы анага срогыннан алда пенсия билгеләү өчен төп шартлар: 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү очраклары булмау.

Стаж һәм пенсия коэффициенты күләмен Дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшерергә мөмкин. Сорауларыгыз булганда Россия Социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе үзәгенә шалтырата аласыз. Телефон: 88001000001 (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев