Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы үзгәрергә мөмкин
Түләү структурасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр
Сәламәтлек саклау министрлыгында, 2023 елга федераль бюджет проекты өстендә эшләү кысаларында, медицина хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү структурасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.
Бу хакта ведомство башлыгы Михаил Мурашко белдерде, дип яза "РИА Новости". Мурашко ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путинның медицина хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү дәрәҗәсе турындагы указы үтәлә, әмма медицина ярдәме күрсәтүнең кайбер юнәлешләрендә эшләүче табибларның хезмәтенә түләү структурасы өстәмә игътибар таләп итә.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев