Пенсия күләмен шәхси кабинеттан карап була
Белеп торыгыз
Пенсия фонды 45 яшьтән өлкәнрәк иратларның һәм 40 яшьтән узган хатынкызларның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетларына бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүмат җибәрә. Алга таба хәбәрнамә өч елга бер тапкыр киләчәк. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының Клиент хезмәте бүлекчәсе хәбәр итә.
Әлеге мәгълүматны республикада якынча 19 мең кеше алган инде. Хәбәр хатынкызларга – 40, иратларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.
Россия Пенсия фонды юллаган мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж тупларга кирәклеген, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә ала.
Проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләү һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча адымнар ясау, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентлары күләмен ачыклау, шулай ук Пенсия фондында формалаша торган пенсия тупланмалары күләмен белү мөмкинлеге бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев