Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Район судында

Притон хуҗасы - рәшәткә артында Әгерҗенең Маяковский урамындагы 8нче йорттагы бер фатир наркоманнарның иң яраткан җыелу урынына әверелгән иде. Тумышы белән Ижау шәһәреннән булган Айрат КӘРИМОВ - моңа кадәр дә ике тапкыр зинданда утырып чыккан 32 яшьлек ир-егет. Акча эшләүнең бик җиңел юлын таба ул. Маяковский урамындагы 8нче йорттагы фатирын...

Притон хуҗасы - рәшәткә артында
Әгерҗенең Маяковский урамындагы 8нче йорттагы бер фатир наркоманнарның иң яраткан җыелу урынына әверелгән иде.

Тумышы белән Ижау шәһәреннән булган Айрат КӘРИМОВ - моңа кадәр дә ике тапкыр зинданда утырып чыккан 32 яшьлек ир-егет. Акча эшләүнең бик җиңел юлын таба ул. Маяковский урамындагы 8нче йорттагы фатирын наркоманнар өчен притонга әйләндерә. Наркотик кулланучы егет-кызлар, монда үзләре дезоморфин җитештереп, бергәләшеп шуны кулланып яшиләр. Күршеләрнең тынычлыгын алып, наркоманнарны җыеп ятучы бу фатир хуҗасына притонның эшен туктатуын таләп итеп, берничә тапкыр рәсми рәвештә кисәтү ясыйлар. Ләкин көч куймый, эшләми генә акча ясауның тәмен татыган ир-егет бу рәхәт тормыштан ничек баш тартсын инде?! Бу фатир көннән-көн куркынычрак урынга әверелә бара. Көндез дә, төнлә дә Кәримов фатирына наркотик матдә әзерләргә килүчеләр ачыла. Күршеләрнең тынычлыгы кача. Подъездга, ишегалдына чыгарга курка башлыйлар. Наркотик кулланып, кәеф-сафа корып ятучылар теләсә нинди җинаять кылырга мөмкин бит. Фатир хуҗасы үзе дә тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч кешегә әверелә.
Ниһаять, күптән түгел Кәримовның притон оештырып, җиңел генә акча эшләү кәсебенә нокта куелды. Суд эскәмиясенә килеп эләккәч, ул үз гаебен тулысынча таныды. Айрат Кәримов моңа кадәр дә 2011 елның декабрендә Әгерҗе район суды карары белән сынау шарты белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Бу юлы суд, әлеге карарны юкка чыгарып, аны 2 ел 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгарды.

Бүре баласы... урманга карый
"Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый", диләр бит. Моңа кадәр дә дүрт тапкыр рәшәткә артында утырып чыккан Гагарин урамындагы 4нче йортта яшәүче Андрей МИНИКЕЕВка да акыл кермәгән, үткәннәрдән сабак алмаган ул.

Андрей, Киров урамындагы 4нче йортта яшәүче танышы фатирында дезоморфин ясап, аны наркотик матдәләр кулланучы фатир хуҗасына бирә.
Законсыз төстә наркотик ясап, аны башкаларга да таратканы өчен Миникеевка тагын суд эскәмиясенә утырырга туры килә. Шунысын да әйтеп үтми мөмкин түгел, быелның 23 апрелендә Андрей җәмәгать суды карары белән 7 айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән булган. Ләкин бу суд карарын төгәл үтәмәгәне өчен июнь аенда аны ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Шул чорда наркотик матдә җитештергәне өчен бу юлы суд Андрей Миникеевны 4 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
РАЙОН СУДЫ МАТБУГАТ ҮЗӘГЕ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев