Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Акча

Россия халкына 7 шәр мең түләнә башлый

Өстәмә түләүләр каралган

Дүшәмбедән алып, Россия халкына түләүләр бирелә башлый. Моның өчен Хөкүмәт өстәмә акча да бүлеп биргән, дип яза PRIMPRESS.

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, сүз коронавирус инфекциясе йоктырганнар яисә ОРВИ белән авыручыларга бирелә торган түләүләр хакында бара. Билгеле булганча, андыйлар соңгы арада бик күбәйде. Шуңа бәйле рәвештә, Министрлар Кабинеты өстәмә акчалар бүлү хакында карар кылган. Аның күләме 77 млрд сумга якын. Бу акчалар "больничный"лар түләүгә юнәлтеләчәк. 

Россиядә "больничный" күләме бер МРОТ, ягъни 14 мең сум чамасы булырга тиеш. Ковид йоктыручылар ике атна авырта дип исәпләгәндә, эшкә яраксызлык документы нигезендә түләүләр уртача 7 мең сум тәшкил итәчәк. "Больничный"ный түләүләре дүшәмбе башлана, диелә хәбәрдә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев