Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Россиядә яшелчә бәяләре арткан

Маргарин һәм вермишель бәяләре 1 процентка үзгәргән

2-8 февральдә Россиядә помидор бәясе 2,5 процентка, ә кыяр бәясе 6 процентка арткан.

Узган атнада бәрәңге (2,2 процент), кәбестә (0,9), суган (1), кишер (1,7), алма (0,6) арткан. Гомумән алганда, 2-8 февральдән яшелчә бәяләре уртача 1,9 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Маргарин һәм вермишель бәяләре 1 процентка, тавык ите һәм макарон эшләнмәләре 0,8 процентка, кара чәй 0,5 процентка һәм печенье 0,4 процентка арткан. Туңдырылган балык, зарарсызландырылган сөт, атланмай, сыр һәм балалар өчен коры сөт катнашмалары 03 процентка, майлы эремчек, арыш ипие, балалар өчен яшелчә консервалары 0,2 процентка арткан.

Шул ук атнада ит консервалары (0,3 процент), балалар өчен ит консервлары һәм тоз (0,2), пешерелгән колбаса һәм балалар өчен җиләк-җимеш консервлары бәяләре (0,1) процентка төшкән. Сарык ите, ярымысланган һәм пешерелгән-ысланган колбаса, сосиска, сарделька һәм шоколад кәнфит бәяләре үзгәрмәгән. 

Чыганак: Татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев