Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Сак булыгыз: Мошенниклар гражданнарны алдауның яңа төр схемасын уйлап тапканнар

Мошенниклар гражданинны күпфункцияле үзәккә кабул итүгә яздырырга тәкъдим итәләр

Мошенниклар гражданнарны алдауның яңа төр схемасын уйлап тапканнар: алар, телефонга шалтыратып, үзләрен Россия Социаль фонды хезмәткәрләре итеп таныштыралар һәм “яңа мәгълүмат буенча” кешенең пенсия өчен стажы җитми, моны расламаган очракта пенсия бирү туктатыла дип куркыталар.  

Мошенниклар гражданинны күпфункцияле үзәккә кабул итүгә яздырырга тәкъдим итәләр. Моның өчен шәхси документларның күчермәләрен җибәрүне, аннан соң язылуны СМС буенча код белән раслауны сорыйлар.

Әгерҗе районы Клиент хезмәте кисәтә: әгәр сез шундый хәлгә юлыккансыз икән, димәк, мошенниклар белән аралашкансыз. Сөйләшүне шунда ук туктатыгыз, шалтыратучыга беркайчан да паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, шәхси кабинетның паролен, ПИН яки СМС-кодны хәбәр итмәгез.

– Социаль фонд хезмәткәрләре пенсионерлар өчен тәкъдимнәр белән өйдән-өйгә йөрмиләр. Барлык хезмәтләр Клиент хезмәтендә,  күпфункцияле үзәктә яки онлайн форматта бушлай күрсәтелә, – дип кисәтә Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев