Салмыш хәлдә рульгә утырган әгерҗеле җәза алды
Район прокуратурасы 44 яшьлек әгерҗелегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе) гаепле дип тапкан. Судта хөкем ителүче быелның 15 мартында салмыш хәлдә «Лада-21074» автомобиле руле артына утыра һәм транспорт белән идарә итә алмавы нәтиҗәсендә ВАЗ-21074 автомобиле белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте урынында полиция хезмәткәрләре машина йөртүченең спиртлы эчемлекләр куллану фактын ачыклыйлар. Моңа кадәр әлеге ир-ат вәкаләтле вазифаи затның исереклек дәрәҗәсен билгеләү өчен медицина тикшерүе узу турындагы закон таләбен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Суд гаепле затка 160 сәгать мәҗбүри эш, 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Әгерҗе районы прокуратурасы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев