Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Штрафлар ун тапкыр артты

"Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 3.5 һәм 14.16 маддәләренә үзгәрешләр кертү" турындагы Федераль закон нигезендә балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата административ җаваплылык катыланды. Яшүсмерләргә исерткеч эчемлек саткан өчен штраф күләме 10 тапкырга артты: хәзер гражданнарга - 30-50 мең, урындагы затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә - 100-200 мең, юридик затларга...

"Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 3.5 һәм 14.16 маддәләренә үзгәрешләр кертү" турындагы Федераль закон нигезендә балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата административ җаваплылык катыланды.
Яшүсмерләргә исерткеч эчемлек саткан өчен штраф күләме 10 тапкырга артты: хәзер гражданнарга - 30-50 мең, урындагы затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә - 100-200 мең, юридик затларга 300-500 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Әлеге закон 24 ноябрьдән гамәлгә керде. Әгәр дә сатучы балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатканы өчен моңа кадәр дә административ җаваплылыкка тартылып, 180 көн эчендә тагын шушы хәл кабатланган икән, РФ Җинаять кодексының 151.1 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев