Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Штраф күләме ике тапкырга арта

Урманнарда янгыннар чыгуга юл куймас өчен күп кенә чаралар оештырылачак

25 апрельдән Татарстан урманнарында янгынга каршы сезон игълан ителде. Хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә янгынга каршы махсус режим хакимлек итә. 

Бу чорда уздырылачак чаралар турында Әгерҗе урманчылыгы урман инженеры Андрей МУРЗАНАЕВ сөйли:

–    Урманнарда янгыннар чыгуга юл куймас өчен күп кенә чаралар оештырылачак. Болар – урман массивлары тирәләрен сөрү, иске минеральләштерелгән полосаларны яңарту һәм яңаларын булдыру һәм башкалар. Урманнарның янгынга каршы торучынлагын арттыру буенча да эшләр башкарыла: алар коры агачлардан чистартыла, агач төрләре барлана. 

Урман участокларында янгынга каршы чаралар уздыру арендаторларга йөкләнгән. Болар – “Ак Барс” урман эшкәртү компаниясе, “Хазар” җәмгыяте һәм Кодызлыдагы Урман янгыннарына каршы көрәш станциясе. 

Хөрмәтле райондашларыбыз!

Сезнең аркада урманнарда янгын чыкмасын дисәгез, түбәндәге гади генә кагыйдәләрне үтәгез: 
-    урманнарда учак якмагыз, 
-    янып торган шырпы, тәмәке төпчеген ташламагыз, 
-    чүп-чар, пыяла, янгын-майлау матдәләре сеңдерелгән әйберләрне калдырмагыз, 
-    чүп яндырмагыз. 

Бу чорда Әгерҗе урманчылыгы хезмәткәрләре полиция вәкилләре белән берлектә урманнарга рейдларга чыгачаклар. Янгынга каршы үзгә режим кертелгән чорда штраф күләме дә бермә-бер арта. Ул гражданнар өчен – 4-5 мең сум, вазифаи затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга 300-500 мең сум тәшкил итә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә янгын чыкса, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев