Татарстан балаларына 10 мең сум акча бирелә
Республикада мондый пособиегә 79380 бала дәгъва кыла ала
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 1 майдан илдә 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә пособие биреләчәк. "Әлеге түләүләрне алу өчен гаиләдә бер әгъза кереме яшәү минимумыннан азрак булу шарт.
Республикада хәзер яшәү минимумы 10756 сум тәшкил итә",- дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.
Республикада мондый пособиегә 79380 бала дәгъва кыла ала.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев