Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үзара мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Гаризаларны карау срогы 5 эш көненә кадәр кыскартыла

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

       Хезмәттәшлек кысаларында министрлык Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле  хезмәтләр турында белешмәләр тапшырачак. Хәзер ата-аналарның  ана капиталын балага(балаларга)  белем бирүгә юнәлтү  турындагы  гаризалары фондка кирәкле документларны  тапшырмыйча гына каралачак.

       "Моңа кадәр Россия Социаль фондының төбәк бүлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркайсы белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр имзалаган иде, бу билгеле бер кыенлыклар тудырды, чөнки мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең барысы да сакланган элемтә каналлары буенча электрон документ әйләнешенә әзер түгел иде. Яңа килешү Социаль фонд тарафыннан ана капиталы акчаларын балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен куллану буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессын гадиләштерә һәм тизләтә. Шул рәвешле, без гаризаларны карау срогын 5 эш көненә кадәр кыскарттык, димәк, карар чыгару һәм ана капиталы акчаларын мөрәҗәгать итүчеләр счетларына  күчерү сроклары да кыскара ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

                 Әгерҗе районы Социаль фондның бүлекчәсе хәбәре буенча, ана капиталыннан файдалану турындагы гаризаны ата-аналар, элеккеге кебек үк, дәүләт хезмәтләре порталындагы  шәхси кабинет аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәккә килеп тапшыра алалар.

       Сораулар белән 8-800-1-00000-1 телефоны аша  Социаль фондның Татарстан бүлеге контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев