Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда 1 июльдән бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары арта

ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады

Татарстанда 2024 елның 1 июленнән «Бюджет өлкәсендә эшләүченең хезмәтенә түләү буенча бердәм тариф челтәре»нә кермәгән бюджет тармагы хезмәткәрләренең айлык вазифаи окладлары арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Әйтик, аерым бюджет оешмасының структур бүлекчәсе җитәкчесе секретареның оклады 1,05 тапкыр – 13 323 сумга кадәр күтәрелә. Бу сумма җитәкчеләр, белгечләр һәм шундый оешмаларның башка хезмәткәрләренең айлык окладларын исәпләү өчен кулланыла. Чагыштыру өчен, 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 12 688 сумга тигез иде.

Моннан тыш, мондый оешмаларда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары күләме дә үзгәрә – вазифаи окладның 15 проценты урынына ул 1 июльдән 37 процентка кадәр күтәрелә.

«Әлеге карар 2024 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк», - диелә документта.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев