Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда 2025 елга яшәү минимумын 15 073 сумга кадәр арттырачаклар

ТР Министрлар Кабинетының карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза

Татарстанда 2025 елга яшәү минимумын хәзерге 13 135 сумнан 15 073 сумга кадәр арттырырга җыеналар. ТР Министрлар Кабинетының карары проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.

Шулай итеп, документ кабул ителгән очракта, җан башына яшәү минимумы 14,7 проценттан күбрәккә артачак.

Шул ук вакытта эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумын 14 317 сумнан 16 430 сумга кадәр, пенсионерлар өчен 11 296 сумнан 12 963 сумга кадәр, ә балалар өчен 12 741 сумнан 14 621 сумга кадәр арттыру күздә тотыла.

Карар проектын республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы булдырган. Ул 22 июльгә кадәр коррупциягә каршы экспертиза узачак.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россиядә 2025 елга яшәү минимумы 17,7 мең сумнан артык булачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев