Татарстанда газга тариф артырга мөмкин
Бер кубометр газ бәясе, документтан күренгәнчә, 6,26 сумга кадәр артырга мөмкин
Татарстанда табигый газга тарифлар 19 тиенгә артырга мөмкин. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы экспертиза өчен бастырып чыгарылган карарында әйтелә.
Әгәр документ расланса, бер кубометр газ бәясе, документтан күренгәнчә, 6,26 сумга кадәр артырга мөмкин.
Документта бәянең артуы федераль законнарга туры киләчәге күрсәтелгән.
Элегрәк ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова ташламага ия булучыларның җир кишәрлеге чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм газ җиһазлары сатып алуга 80 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге турында сөйләгән иде.
1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар аеруча Казанда, шулай ук Татарстанның 57 муниципаль берәмлегендә артачак.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев