Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда икмәк-күмәч эшләнмәләре 1,1 процентка кыйммәтләнде

Шул ук вакытта тавык 1,2 процентка арзанайган

29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстанда азык-төлек продуктларына, Татарстанстат бастырган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәяләр арту күзәтелә.

Барыннан да күбрәк икмәк-күмәч эшләнмәләре кыйммәтләнгән - 1,1процентка. Икенче урында-җиләк - җимеш һәм яшелчә, алар узган атнада 0,98 процентка арткан. Бәяләр үсеше буенча өчлеккә шулай ук ярмалар һәм макарон әйберләре, шулай ук консервлар һәм туңдырылган балык та кергән – аларга бәяләр үсеше 0,68 процент булган.

Ит продукциясе, шул исәптән сыер, дуңгыз ите, сарык ите һәм казылык узган атнада уртача 0,3 процентка кыйммәтләнде. Шул ук вакытта тавык 1,2 процентка арзанайган.

Сөт-катык продукциясе бер атна эчендә 0,5 процентка артты. Тавык йомыркасы - 1,46, чәй һәм баллы продукция 0,37процентка кыйммәтләнде.

29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр иң аз үзгәргән бәяләр шикәр һәм тозга - 0,1 процентка һәм шулай ук алкогольле продукция 0,2 процентка кыйммәтләнгән. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев