Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Татарстанда күп балалы гаиләләргә уку өчен түләүнең 30 процентын кайтару планлаштырыла

Документ нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр (көндезге бүлектә укучы балаларына 23 яшь тулганчы) компенсациягә исәп тота алачак

Татарстан хакимияте күп балалы гаиләләрдәге балаларны урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту чыгымнарын өлешчә компенсацияләү мөмкинлеген карый. Министрлар Кабинеты карары проекты Татарстанда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында чыкты. Түләүләр 2025 елның 1 сентябреннән башкарылыр, дип көтелә.

Документ нигезендә, 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр (көндезге бүлектә укучы балаларына 23 яшь тулганчы) компенсациягә исәп тота алачак. Бу түләүле уку бәясенең 30 процентын тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта гаиләдә ике һәм аннан да күбрәк белем алучы һәр балага субсидия биреләчәк. Баланың Татарстан территориясендә махсус урта белем бирү йортында укуы мәҗбүри шарт булып тора.

Түләүле белем бирү хезмәтләренә килешү төзегән ата-ананың берсе яки балигъ булган укучы компенсация алу хокукына ия булачак. Финанслау республика бюджеты хисабына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша каралган.

Түләү алу өчен матди ярдәм үзәгенең район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә яки «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталы аша гариза бирергә кирәк була. Гаризага түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүнең күчермәсен, түләүне раслаучы документларны һәм көндезге уку формасын раслаучы белешмәне теркәү таләп ителәчәк.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев