Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Акча

Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе кинәт артты

Шул ук вакытта консервалар арзанайды

Узган атнада, 14-21 ноябрьдә, Татарстанда «борщ җыелмасы»на керә торган яшелчәләр кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Кыяр бәясе кинәт кенә 10 процентка арткан, хәзер килограммы өчен 101,91 сум түләргә кирәк була. Помидор бәясе 3,5 процентка арткан һәм килограммы 112,81 сумга җиткән. Алманың бәясе 3 процентка арткан һәм 83,03 сум булган.

Кәбестә 2 процентка кыйммәтләнгән һәм килограммы өчен 17,94 сум түләргә кирәк. Бәрәңге (килограммы 24,86 сум), банан (86,23 сум) һәм ярымысланган колбаса (513,15 сум) бәясе дә сизелерлек арткан.

Шул ук вакытта узган атнада балалар өчен яшелчә консервалары ( 2,23 процентка, килограммы 607,35 сумга кадәр), шоколад глазурьле йомшак кәнфит (1,79 поцентка, килограммы 390,05 сумга кадәр), каймак (1,3 процентка, 210,32 сумга кадәр) һәм чөгендер (1,24 процентка, 26,13 сумга кадәр) арзанайган. Ит бәясе аз гына үзгәргән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев