Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр булачак пенсияләрен формалаштыру өчен иминият кертемнәре түли

Иминият взносы төрле күләмдә була ала

Россия Социаль фондының Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый. Үзмәшгуль сыйфатында  эшләү чоры пенсия исәпләгәндә исәпкә алынмый. Шуңа күрә пенсия хокукларын формалаштыру өчен аларга Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешү төзергә, ирекле пенсия иминияте программасында катнашырга һәм булачак пенсияләренә кертемнәрне ирекле рәвештә күчереп барырга кирәк. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә  гариза бирергә һәм взносларны түли башларга кирәк.

Иминият кертемнәрен теләсә нинди күләмдә түләргә мөмкин, әмма 2024 елда ул 406 391,04 сумнан  артырга тиеш түгел. Кертемнәрне максималь суммада түләү 8,3022 шәхси пенсия коэффициентын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Взносларны берьюлы тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә күчерергә мөмкин.

ТР буенча Социаль фонд  бүлеге белән ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керү өчен үзмәшгуль гражданнар яшәү урыны буенча  фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза бирергә тиеш. 

Сораулар белән 8 800-1-00000-1 телефоны аша  төбәк контакт-үзәге белгечләренә шалтыратып мөрәҗәгать итә аласыз (шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев