Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Татарстанда яшәүче 484 257 бала 10000 сум акча алды

Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә

Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады. Бу хакта Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте бүлекчәсе искә төшерә.

Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.

Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.

Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. Сум тәшкил итә.

Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев