Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Уртача иминият пенсиясе 19 823 сумга җитәргә мөмкин

Социаль пенсиянең уртача күләме 2023 ел ахырына 12 561 сум тәшкил итәчәк (үсеш – бер ел эчендә 3,3 процент)

2023 ел азагына Россиядә уртача иминият пенсиясе 19 823 сум тәшкил итәргә мөмкин. РИА Новости үз карамагында булган документларга сылтама белән шул турыда хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

Күрсәтелгән фараз нигезендә, 2023 ел азагына иминият пенсиясенең уртача күләме 19 823 сум тәшкил итәчәк (үсеш – бер елга 4,4 процент), эшләмәүче пенсионерның картлык буенча уртача иминият пенсиясе – 21 862 сум (үсеш – бер елга 4,8 процент). Социаль пенсиянең уртача күләме 2023 ел ахырына 12 561 сум тәшкил итәчәк (үсеш – бер ел эчендә 3,3 процент).

Документ нигезендә, тупланма пенсиянең уртача еллык күләме 2023 елда 1921 сум, 2024 елда – 2153 сум, 2025 елда 2306 сум тәшкил итәчәк. 2023 елда уртача еллык пенсия күләме –  2435 сум, 2024 елда – 2622 сум, 2025 елда 2815 сум булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев